«Пирамида» Мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан ш.) 2015 елның 1 декабрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының иң яхшы яшь эшкуарлары катнашлыгында тантаналы чара үткәрелә. Ул «Россиянең яшь эшкуары – 2015» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалына багышланган.
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы химаясе астында үтә. Вакыйганың оештыручысы - «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы. Партнёры: Татарстан Республикасы Җәмәгать эшлеклеләре берлеге.