Методика Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимиятләре органнары тарафыннан норматив хокукый актларга карата җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын үткәргәндә, һәм шулай ук гамәлдәге норматив хокукый актларның фактик йогынтысын бәяләүне уздырганда куллану өчен эшләнгән.
Эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлекнең стандарт чыгымнарын бәяләү эшкуарлык эшчәнлеге субъектларының норматив хокукый акт проекты тарафыннан билгеләнгән җайлау таләпләрен үтәү өчен кирәк булган чыгымнарын санап чыгарырга мөмкинлек бирә.
Методика тексты белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга мөмкин.