Икътисад министрлыгының юридик бүлеге хезмәткәрләре Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнаштылар

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе


Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәрү программасына ярашлы рәвештә, 2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының юридик бүлеге хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәре опека һәм попечительлек бүлегендә әлеге көн уңаеннан үткәрелә торган чараларны  оештыруда катнаштылар. Белгечләр ятим балаларга һәм балалар йортларын тәмамлап чыгучыларга бушлай юридик ярдәм күрсәттеләр, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 

Чарада шулау ук опека һәм попечительлек бүлеге, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Идарәсе, Яр Чаллы прокуратурасы белгечләре, һөнәри белем бирү учреждениеләренең һәм «Мәрхәмәт» балалар йортының интернаттан соң ярдәм күрсәтү хезмәте социаль педагоглары, урта  һөнәри белем алучы студентлар һәм Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлары катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International