2016–2020 елларга әлеге дәүләт программасын тормышка ашыру өчен 549 000 мең сум акча юнәлдерү планлаштырыла, шуларның 111 000 мең сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан, 438 000 мең сумы – бюджеттан тыш чыганаклардан.
2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен җиңел сәнәгать һәм эчемлекләр җитештерү предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең Татарстан Республикасында алкогольле продукция, сыра, тәмәкене законсыз куллануны профилактикалау.
Татарстан Республикасында ел саен Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы үткәрелә. Муниципаль берәмлекләрне, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, 11 күрсәткеч һәм критерий буенча бәялиләр.
Яр Чаллы ИТ-паркында Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластерлы үсешенең Кама үзәге инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Роботлар һәм сәнәгатьне автоматлаштыру. Татарстан 2015» Өченче төбәкара күргәзмә-форум оештырылды.
«Эшлекле Россия» әгъзалары белән очрашу кысаларында Артём Здунов Татарстан икътисадының торышы турында сөйләде, республикада кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм киләсе елга әлеге юнәлештә каралган планнар турында мәгълүмат бирде.
Семинарда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм чаралары, һәм шулай ук «Бизнес-комплектлар» дип аталган яңа юнәлеш турында сөйләячәкләр.
2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен сәнәгать комплексы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шуны хәбәр итә: 2015 елның16 декабрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясе утырышы уздырыла. Анда конкурста катнашу өчен тапшырылган гаризалар каралачак. Аккредитация үтү өчен барлыгы 13 гариза бирелгән, барлык гаризаларга да аккредитация үтү рөхсәт ителгән.
Артём Здунов очрашуда 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында сөйләде, һәм шулай ук Татарстан икътисадының торышы белән таныштырды, дөнья күләмендә икътисадый тирбәнүләргә дә карамастан, республика өчен уңай инвестицияле климатның зур роль уйнавын билгеләп үтте.