2015 елның 16 декабрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2015 елның 9 ае өчен җиңел сәнәгать һәм эчемлекләр җитештерү предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмә барышында оешмаларның финанс нәтиҗәләренең түбәнәюенә йогынты ясаган сәбәпләр тикшерелде, һәм шулай җиңел сәнәгать предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, җитештерү чыгымнарын киметү (яңа технологияләр, җиһазлар куллану) максатында күрелә торган чаралар каралды.