Яр Чаллы ИТ-паркында Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кластерлы үсешенең Кама үзәге инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Роботлар һәм сәнәгатьне автоматлаштыру. Татарстан 2015» Өченче төбәкара күргәзмә-форум оештырылды.
Бер үк мәйданчыкта сәнәгать роботлары өлкәсендә дөнья лидерларының иң яңа эшләнмәләрен күрсәтү дә оештырылган иде. FANUCяпон корпорациясе һәмKUKA немецконцерны сәнәгать роботлары һәм санлы-программалы идарә ителешле станокларның техник яңалыклары тәкъдим ителде. Чарада 150дән артык кеше катнашты.