Артём Здунов гуманитар һәм социаль-икътисадый фәннәр кафедралары мөдирләре белән очрашты

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

2015 елның14 декабрендә Казан ИТ-паркында  Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы Президенты Эчке сәясәт мәсьәләре буенча идарәсенең иҗтимагый-сәяси берләшмәләр белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Юрий Беляков гуманитар һәм социаль-икътисадый фәннәр кафедралары мөдирләре белән очрашты.
 
Артём Здунов очрашуда 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясе турында сөйләде, һәм шулай ук Татарстан икътисадының торышы белән таныштырды, дөнья күләмендә икътисадый тирбәнүләргә дә карамастан, республика өчен уңай инвестицияле климатның зур роль уйнавын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International