Казанда 2015 елның15 декабрендә «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан бүлегенең еллык йомгаклау җыелышы уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.
«Эшлекле Россия» әгъзалары белән очрашу кысаларында Артём Здунов Татарстан икътисадының торышы турында сөйләде, республикада кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм киләсе елга әлеге юнәлештә каралган планнар турында мәгълүмат бирде. Икътисад министры шулай ук «Эшлекле Россия»неңкиләсе елга планлаштырылган федераль проектлары белән танышты.