Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең Татарстан Республикасында алкогольле продукция, сыра, тәмәкене законсыз куллануны профилактикалау һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эшче төркеменең Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин рәислегендәге утырышы узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан эшче төркем утырышында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Эшче төркем утырышында Татарстан Республикасында алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүендә һәм әйләнешендә дәүләт көйләве һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү турында» 1995 елның 22 ноябрендәге 15-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү чараларын гамәлгә ашыру йомгаклары каралды.