Татарстан Республикасында ел саен Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы үткәрелә. Муниципаль берәмлекләрне, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, 11 күрсәткеч һәм критерий буенча бәялиләр.
2015 елның 16 декабрендә Конкурсны оештыру комитетының йомгак ясауга багышланган утырышы узды. 2015 елда Конкурска 43 муниципаль районнан һәм 2 шәһәр округыннан барлыгы 202 гариза бирелгән иде. Конкурс йомгаклары буенча оештыру комитеты әгъзалары карары белән 93 авыл җирлеге һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче дип табылды.
Конкурста җиңгән муниципаль берәмлекләргә – җиңел автомобильләр, шәһәр округларының муниципаль учреждениеләренә автобуслар тапшырыла.