2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән «2016-2020 елларга Татарстан Республикасында товарлыклы аквакультураны (товарлыклы балыкчылыкны) үстерү» дәүләт программасын тикшерүгә багышланган эшче киңәшмә үткәрелде.
2016–2020 елларга әлеге дәүләт программасын тормышка ашыру өчен 549 000 мең сум акча юнәлдерү планлаштырыла, шуларның 111 000 мең сумы – Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан, 438 000 мең сумы – бюджеттан тыш чыганаклардан.