Үз эшеңне ачу һәм алып бару буенча «Бизнес-десант» дип аталган белем бирү семинарына чакырабыз. Чарада катнашу бушлай.Семинарда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка күрсәтелә торган ярдәм чаралары, һәм шулай ук «Бизнес-комплектлар» дип аталган яңа юнәлеш турында сөйләячәкләр.
«Бизнес-десант» – ул Татарстан Республикасында үз эшеңне оештыру һәм алып бару сорауларына багышланган бушлай белем бирү семинарлары сериясе. Аны тәҗрибәле бизнес-тренерлар алып бара. Семинарда катнашучыларга бушлай әзер бизнес-комплектлар тәкъдим ителә, алар ярдәмендә кыска вакыт аралыгында, тәҗрибәсезләргә хас булган бик күп хаталарны ясамыйча гына, бизнесның яңа юнәлешен ачып җибәрергә мөмкинлек тудырыла.Бизнесны башлап җибәрүнең әзер комплекты ярдәмендә теләге булган һәркем үз эшен башлый ала.
Семинар 2015 елның 17 декабрендә 11.00 сәгатьтә Казан-Арена стадионының конференц-залында оештырыла: Казан ш., Х. Ямашев пр., 115а.Керү ирекле. Тел.: (843) 524-90-90.