Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шуны хәбәр итә: 2015 елның16 декабрендә 14:00 сәгатьтә Кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясе утырышы уздырыла. Анда конкурста катнашу өчен тапшырылган гаризалар каралачак. Аккредитация үтү өчен барлыгы 13 гариза бирелгән, барлык гаризаларга да аккредитация үтү рөхсәт ителгән.
Уздырылу урыны: Казан ш ., Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429нчы кабинет.