2015 елның 22 декабрендә «Саклык банкы» Гавами акционерлык җәмгыятенең «Татарстан банкы» бүлегендә Татарстан Республикасы банк структуралары җитәкчеләренең Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф белән очрашуы оештырылды. Әлеге очрашу «Сорау-җавап» форматында уздырылды.
Очрашуда банк җитәкчеләре профессор Рогоффның инфляция дәрәҗәсенә, нефтькә бәяләрнең алга таба булган динамикасына, Украинадагы вазгыятьнең Россия һәм тулаем дөнья икътисадына йогынтысына карата фаразлары белән кызыксындылар. Халыкара сәүдә перспективалары, Кытай икътисады үсеше темплары һәм ислам финанслары үсеше мөмкинлекләре турында бик күп сораулар яңгырады.