2015 елның 24 декабрендә ИТ-паркта Мәктәп бизнес-компанияләренең V юбилей ярминкәсе оештырылды. Ярминкәне оештыручылар - «Яшьләр казанышлары» Казан үзәге» Иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды һәм ИТ-парк.
Яңа ел хәйрия ярминкәсе, 2010 елдан башлап, һәр елны үткәрелә һәм инде күркәм традициягә әверелде. Быел үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен Болгар, Минзәлә, Яшел Үзән, Бөгелмә һәм Казаннан килгән 18 команда тәкъдим итте. Ярминкәдә беренче тапкыр 8 яшьлек эшкуарлар катнашты. Бу әлеге чара тарихында иң яшь катнашучылар. Яшь бизнесменнар – Казан шәһәренең 9нчы мәктәбе укучылары, алар ярминкәдә үзләре җитештергән «Дуслык беләзекләрен» тәкъдим иттеләр.
Табышның шактый өлеше, каты авыруларга дучар булган балаларны дәвалау өчен, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән ата-аналарга тапшырылды.