2015 елның 21 декабрендә ИТ-парк мәйданчыгында Гарвард университетының икътисад профессоры Кеннет Рогофф Татарстанның эшлекле даирәләре өчен лекция белән чыгыш ясады.
Лекторны тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов мистер Рогоффның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча килүен хәбәр итте. Нью-Йорк Федераль резерв фондының икътисадый консультатив төркеме әгъзасы, Функциональ фәннәр академиясе һәм АКШ Сәнгать һәм фәннәр академиясенең сайланып куелган әгъзасы, Халыкара валюта фонды икътисадый блогының элеккеге башлыгы, дөньяда иң күп телгә алынучы икътисадчыларның берсе – бу әле профессор Кеннет Рогофф ия регалияләрнең иң кыска исемлеге генә.
Профессор Кеннет Рогофф Россия икътисадының кыска һәм озак вакытка исәпләнгән перспективалары турында үзенең фаразлары белән уртаклашты. Рогофф әфәнде соңгы 150 елда нефтьнең туктаусыз арзанаюын, һәм шул сәбәпле үсеп килүче икътисадларның авырлыклар кичерүен билгеләп китте. Профессор Рогофф мәгълүматлары буенча, Россия әлеге исемлектә күп кенә күрсәткечләр буенча бигүк файдалы һәм уңай урынны биләми. Ләкин киләчәктә Россия «бик зур өстенлекләргә» ия булачак, дип ышандырды профессор. Әйтик. глобаль җылыну аркасында Россиядә яшәү уңайлырак булачак, ә гаять киң территорияләр һәм шактый зур хезмәт ресурслары илебез үсешенә уңай йогынты ясаячак.