Россия Табигать министрлыгының «Атмосфера һавасына чыгарылган зарарлы (пычратучы) матдәләрнең таралуын исәпләү методларын раслау турында» боерыгы проектына карата гавами консультацияләр үткәрелә

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Табигать министрлыгының «Атмосфера һавасына чыгарылган зарарлы (пычратучы) матдәләрнең таралуын исәпләү методларын раслау турында» боерыгы проектына (алга таба – проект) карата гавами консультацияләр үткәрүне сораган мөрәҗәгате керде.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен әлеге проект белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «Җайлау йогынтысын бәяләү» бүлегендә танышырга чакырабыз.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International