2015 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, һәм шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре белән очрашуы үтте.
Очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча 2015 елда башкарылган якынча эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Докладта Дәүләт Думасы депутатлары җитәкләгән эшче төркемнәр эшчәнлегенә агымдагы ел өчен якынча бәя бирелде, һәм киләсе чорга республика тарафыннан җәлеп ителергә тиешле федераль акчаларның фаразланган күләме яңгырады.
Киңәшмә барышында шулай ук республиканың кайбер министрлыклары җитәкчеләренең федераль акчаларны җәлеп итү буенча Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә башкарыла торган агымдагы эш турындагы чыгышлары тыңланды.
Киңәшмә йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты, республика чараларын Россия Федерациясе дәүләт программаларына һәм федераль максатчан программаларга кертү максатында, яңа ысуллар һәм юллар эзләргә кирәклегенә басым ясады, шул исәптән финансларны үсеш институтлары һәм дәүләт корпорацияләренең инвестицияле программаларын гамәлгә ашыру кысаларында җәлеп итү хисабына да.