2015 елның 23 декабрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 14нче утырышында Хөкүмәт сәгате кысаларында «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру турында» темасына доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында министр республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) системасын төзү һәм үстерү буенча башкарылган эш турында сөйләде, һәм шулай ук 2016 елда КФҮ челтәрен камилләштерү ниятләре белән уртаклашты.
2015 ел дәвамында республикада КФҮ челтәре актив үстерелде, бүгенге көндә барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында «КФҮ» ДБУнең 50 филиалы үз эшен алып бара, һәм шулай ук республиканың 281 авыл җирлегендә ераклаштырылган кабул итү тәрәзәләре эшли. Хәзерге вакытта КФҮ системасы «бер тәрәзә» форматында хезмәт күрсәтүләр белән 90% халыкны колачлый.
Республика КФҮндә хакимиятнең федераль органнары (Росреестр, Миграция хезмәте, Салым хезмәте, ЭЭМ, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, Суд приставлары хезмәте, Роспотребнадзор) хезмәтләре, ЗАГС органнары хезмәтләре, муниципаль хезмәтләр (мәсәлән, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, архитектура, архив һ.б. сораулар буенча) һәм башка хезмәт күрсәтүләр башкарыла.
КФҮ тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр саны артуга бар. Мәсәлән, 2015 елда 1,8 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән, бу 2014 ел күрсәткечләреннән ике тапкырга артыграк.
Эшләнгән эшләргә йомгаклар ясаганда, министр 2016 елда КФҮндә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын үстерү буенча эш алга таба да дәвам иттереләчәк, һәм инде күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге дә киңәйтеләчәк, дип белдерде, шул исәптән «тормыш ситуациясенә» караган хезмәтләр күрсәтү һәм бизнес өчен хезмәтләр комплексын башкаруны кертү хисабына да.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында, бер яктан, халыкка бүгенге шартларда ярдәм иткән, икенче яктан, республикада ришвәтчелеккә каршы тору механизмнарының берсе булган хезмәтләр күрсәтү һәм күпфункцияле үзәкләр системасын үстерүнең мөһимлегенә басым ясады.