Чит илләрдә җитештерелә торган дару препаратларын сатып алу чикләнә

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2011 елның 30 ноябрендәге 1289нчы карарында бик кирәкле һәи мөһим дару препаратларын сатып алганда заказчылар, Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган илләрдән тыш, барлык  чит илләрдә җитештерелгән товарларны китерү тәкъдимнәре  кертелгән гаризаларны (соңгы тәкъдимнәрне) кире кагарга тиешләр, дип раслана. 

Әлеге кагыйдә заказчы билгеләгән таләпләргә туры килә торган икедән дә ким булмаган гариза (соңгы тәкъдим) бирелгәндә гамәлдә була.

Югарыда тасвирланган чикләүгә карата берничә чыгарылма да каралган, шул исәптән әлеге кагыйдә дару сатып алу турындагы хәбәр кабул ителгән карар үз көченә кергәнче басылган дару препаратларына кагылмый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International