2015 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен  Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде. 

2015 елның гыйнвар-ноябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәр  (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били. 

2015 елның гыйнвар-ноябрь айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә  Саба (+6 позиция), Апас, Чүпрәле, Әтнә һәм Балык Бистәсе  (+4әр позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле, әйтик, торак йортларның гомуми мәйданының һәм өстәмә кыйммәт күләменең үсеш темплары артуга, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә.

Рейтингта Теләче һәм Ютазы (-7шәр позиция), Балтач (-4 позиция) муниципаль районнарының урыны түбәнәйде. Әлеге тискәре күрсәткечләр теркәлгән эшсезлекнең артуына, торак йортларның гомуми мәйданы үсеше темпларының кимүенә бәйле.

Рейтинг белән тулырак  Татарстан Икътисад министрлыгы сайтының «Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International