ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының .2015 елның 31 декабрендәге 1043нче карары белән  2016 елга Татарстан Республикасының Инвестицион меморандумы расланды. Анда агымдагы елга инвестицион сәясәт үсешенең төп өстенлекләре билгеләнгән.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентлары актуальләштерелде. Үзгәрешләр муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган биналарның инвалидлар өчен уңайлылыгын тәэмин итү таләпләренә кагыла.

Әгәр катнашучы гаризаны элемтә оешмасына гариза тапшыруның соңгы көненең 24 сәгате эчендә юлласа, контроль органы сатып алу турында документация нигезләмәләренә карата шикаятьне тикшерүгә алырга тиеш.

2016 елның 10 гыйнварыннан 2015 елның 13 июлендәге 263-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керде.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда 2016 елның 25 гыйнварында   «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендәге технопаркында  Татарстан Республикасы машина төзелеше кластерында катнашучыларның быел беренче гомуми җыелышы булды. 

Консультацияләрнең икенче раунды кысаларында Бөтендөнья банкының Россия буенча баш икътисадчысы  Биржит Ханзль ханым Россия икътисады буенча Бөтендөнья банкы Төркеме уздыра торган комплекслы Стратегик диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре  белән таныштырды.

2016 елның 26-29 гыйнвары көннәрендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында катнашучы предприятиеләр  «Интерпластика 2016» 19нчы Халыкара махсуслаштырылган пластмассалар һәм каучуклар күргәзмәсендә катнашачак (Мәскәү ш., «Экспоүзәк» ҮКК). 


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

«Икътисад һәм идарә» Россия белем бирү программалары фонды  2016 елның 25-26 феврале көннәрендә   «Дәүләт финанславы катнашындагы инвестицияле проектлар: планлаштыру, гамәлгә ашыру, нәтиҗәлелекне анализлау» темасына семинар оештыра. 

«Елның иң яхшы социаль проекты» бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) эшкуарлык эшчәнлеген оештыру аша кискен социаль проблемаларны чишүне максат иткән эшчәнлек белән шөгыльләнүче социаль эшкуарларның иң яхшы проектларын эзләүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән.


23
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

2016 елның башыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең барлык күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) гариза бирүчеләр  Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе реестрыннан өземтәләр ала алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International