Социаль эшкуарлар өчен «Елның иң яхшы социаль проекты» бөтенроссия конкурсы игълан ителде

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе


«Елның иң яхшы социаль проекты» бөтенроссия конкурсы (алга таба – Конкурс) эшкуарлык эшчәнлеген оештыру аша кискен социаль проблемаларны чишүне максат иткән эшчәнлек белән шөгыльләнүче социаль эшкуарларның иң яхшы проектларын эзләүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән.

Конкурсның төбәк этабында җиңгән һәм Социаль өлкә инновация үзәгенең яисә төбәк башкарма хакимиятенең юнәлешле органының тәкъдимнамәсен алган Россия Федерациясендәге барлык субъектларының социаль эшкуарлары Конкурста катнашу хокукына  ия.  

Гаризалар Конкурсны оештыру комиссиясенә  электрон теркәлү формасы аша бирелә, ул Конкурсның рәсми сайтындагы «Гариза формасы» бүлегендә китерелә: http://konkurs.rgsu.net/.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International