«Икътисад һәм идарә» Россия белем бирү программалары фонды 2016 елның 25-26 феврале көннәрендә «Дәүләт финанславы катнашындагы инвестицияле проектлар: планлаштыру, гамәлгә ашыру, нәтиҗәлелекне анализлау» темасына семинар оештыра.
Семинарның максаты: килеп туган икътисадый шартларны исәпкә алып, инвестицияле проект белән нәтиҗәле идарә итүнең катлаулы проблемаларын аңлату: әзерлектән башлап гамәлгә ашыруга кадәр, аларны хәл итү өчен гамәли киңәшләр алу, законнарга кертелгән актуаль үзгәрешләргә җентекле күзәтү һәм эксперт аңлатмалары.
Семинар программасы буенча тулырак мәгълүмат һәм катнашучыларны теркәү www.profitcon.ru сайтында яисә +7 (495) 960-47-73, (495) 798-13-49, (495) 234-70-33 телефон номерлары буенча. Җаваплы зат: Ячменев Сергей Павлович.