2016 елның башыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең барлык күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) гариза бирүчеләр Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Идарәсе реестрыннан өземтәләр ала алалар:
- дисквалификацияләнгән затлар реестрыннан;
- ЕГРЮЛ һәм ЕГРИП;
- адреслашкан объектларның Дәүләт адреслар реестрыннан.
Федераль салым хезмәтенең әлеге хезмәтләре КФҮ хезмәткәрләре тарафыннан КФҮнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасы ярдәмендә ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасының электрон сервис күрсәтүе аша башкарыла. Хезмәт күрсәтү срогы – биш эш көне.
КФҮ эше турында тулырак мәгълүмат (шул исәптән белешмә мәгълүмат, филиалларның эш вакыты, һәм шулай ук хезмәт күрсәтү төрләре турында) КФҮ Порталында урнашкан: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.