Төбәкләр балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмаларга гына түгел, шәхсиләренә дә финанс ярдәме күрсәтә алачаклар. Дәүләт Думасына дәүләт һәм шәхси оешмаларда өстәмә белем бирү механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән законо проекты кертелде.
Халыкара базарларда илебез товарларын сату мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, Россия Икътисадый үсеш министрлыгында электрон сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Россия эре шәхси компанияләрен төзүгә ярдәм күрсәтү турындагы сорауны эшләп бетерү буенча Ведомствоара эшче төркем төзелде.
«Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтү турында федераль статистик күзәтүне оештыру өчен статистика инструментариен раслау хакында» Росстатның 2015 елның 6 маендагы 217нче боерыгына үзгәрешләр кертелде.
Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе, Россия дәүләт интеллектуаль милек академиясе һәм Түбән Кама химия-технология институты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Программаның максаты – төп средстволарны сатып алу, җитештерүне модернизацияләү һәм реконструкцияләү, яңа проектларны эшләтеп җибәрү, һәм шулай ук әйләнештәге капиталны тутыру өчен махсус шартларда кредит акчалары биреп, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү.
2016 елның 29 гыйнварында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ («КУЭ» Корпорациясе» АҖ) делегациясе Татарстан Республикасына килде. Сәфәр кысаларында Корпорация вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Алар шулай ук төбәкнең сәнәгать һәм инновацияле технологияләре тармагына караган кайбер иң эре предприятиеләрендә дә булдылар.
Белем бирү көндезге һәм читтән торып уку формаларында оештырылган иде. Белем бирү курсы 180 көнгә (5 модуль) исәпләнеп, «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбендә уздырылды.
Утырышта Яр Чаллы шәһәре, Зәй шәһәре, Кайбыч һәм Буа муниципаль районнарының бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды. Утырышка әлеге муниципаль берәмлекләрдәге предприятиеләр һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Әлеге килешү Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Браверман арасында шушы ук очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында уртак эшчәнлек турында ирешелгән килешүләрнең дәвамы булып тора.