2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион совет утырышы узды. Ул «Финанс-икътисад торышы һәм хезмәт хакларын һәм пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләүдәге бурычларны каплау буенча оешмалар тарафыннан кабул ителгән чаралар турында»гы сорауларга багышланган иде. Утырышны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров алып барды.
Утырышта Яр Чаллы шәһәре, Зәй шәһәре, Кайбыч һәм Буа муниципаль районнарының бурычлары булган предприятиеләрендә хезмәт хакларын һәм физик затларның кеременә салым түләмнәрен, пенсия, медицина һәм социаль иминият фондларына мәҗбүри түләмнәрне түләү торышы каралды. Утырышка әлеге муниципаль берәмлекләрдәге предприятиеләр һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләре җитәкчеләре чакырылган иде.