2016 елның 29 гыйнварында Моношәһәрләрне үстерү буенча идарәче командаларга белем бирү программаларына йомгак ясалды. Белем бирү көндезге һәм читтән торып уку формаларында оештырылган иде. Белем бирү курсы 180 көнгә (5 модуль) исәпләнеп, «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбендә уздырылды. Программа нигезенә өйрәтүнең проект методы салынган – тыңлаучылар моношәһәрләрне үстерү проектларын эшләргә һәм якларга тиешләр. Татарстан Республикасыннан укуларда Яр Чаллы моношәһәре командасы катнашты, аның составына ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева да керде.
Чара кысаларында Яр Чаллы идарәче командасы үз проектын уңышлы тәкъдир итте. Әлеге проект моношәһәр икътисадын диверсификацияләүгә юнәлдерелгән иде. Чара сертификатлар тапшыру тантанасы белән тәмамланды.