Халыкара базарларда илебез товарларын сату мөмкинлекләрен киңәйтү өчен, Россия Икътисадый үсеш министрлыгында электрон сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Россия эре шәхси компанияләрен төзүгә ярдәм күрсәтү турындагы сорауны эшләп бетерү буенча Ведомствоара эшче төркем төзелде.
Эш РФ Президентының тиешле күрсәтмәләрен башкару кысаларында оештырыла.
Февраль аенда эшче төркемнең беренче утырышы уздырыла. Анда электрон сәүдә вакытында илебез товарлары экспорты үсешенә комачаулый торган проблемаларны һәм ачыкланган административ каршылыкларны киметү буенча чаралар комплексын эшләү сорауларын тикшерү планлаштырыла.