Төбәкләр балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмаларга гына түгел, шәхсиләренә дә финанс ярдәме күрсәтә алачаклар. Дәүләт Думасына дәүләт һәм шәхси оешмаларда өстәмә белем бирү механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән законопроекты кертелде. Тиешле карар Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.
Мәгариф өлкәсендә дәүләтнеке булмаган секторга ярдәм күрсәтү буенча өстәмә чаралар эшләү турында карар 2016 елның 21 гыйнварында кабул ителде.
Дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү буенча өстәмә чаралар эшләргә һәм иң яхшы Россия һәм чит ил тәҗрибәләрен таратуны тәэмин итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Дмитрий Медведев.