«КУЭ» Корпорациясе кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Татарстан Республикасы белән килешүгә кул куйды

2016 елның 29 гыйнвары, җомга


2016 елның 29 гыйнварында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ («КУЭ» Корпорациясе» АҖ)   делегациясе  Татарстан Республикасына килде. Сәфәр кысаларында Корпорация вәкилләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар. Алар шулай ук төбәкнең сәнәгать һәм инновацияле технологияләре тармагына караган кайбер иң эре предприятиеләрендә дә булдылар. 

2016  елның 29 гыйнварында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ («КУЭ» Корпорациясе» АҖ)  генераль директоры Александр Браверман белән очрашуы кысаларында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү сораулары буенча хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде. Әлеге юнәлештә алга таба уртак хезмәттәшлекне оештыру һәм төп бурычларны гамәлгә ашыруга системалы якын килү максатларында яклар Хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. 

Килешүнең төп пунктларын тормышка ашыру кысаларында яклар кредит ресурсларының алынырлык булуын арттыру һәм  «КУЭ» Корпорациясе» АҖ финанс ресурсларын алга этәрү (Корпорациянең мөстәкыйль  гарантияләрен һәм җаваплылык йөкләмәләрен бирү өчен проектлар эзләү, төбәк гарантия оешмаларын үстерү аша Милли гарантия системасын формалаштыру) буенча хезмәттәшлек итәчәкләр, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә һәм Корпорация функцияләренә ярашлы рәвештә, КУЭ субъектларына мәгълүмати-маркетинг, хокукый һәм мөлкәти ярдәм оештырачаклар.

«КУЭ» Корпорациясе» АҖ белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе иң эре дәүләт корпорацияләре сатып алуларында (шул исәптән югары технологияле һәм инновацияле продукцияләрне сатып алу өлкәсендә) Татарстан Республикасы кече һәм урта предприятиеләренең катнашу өлешен киңәйтүгә ярдәм итү булачак. 

Моннан тыш, яклар инфраструктураны үстерү, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, халыкны эшкуарлык нигезләренә өйрәтү, эшкуарларны бүгенге көндә формалаштырыла торган КУЭ субъектларының бердәм реестрына үз мәгълүматларын кертүгә җәлеп итү сораулары юнәлешендә хезмәттәшлек итү сораулары буенча көчләрне берләштерергә ниятлиләр. 

Шулай ук Килешү кысаларында Корпорация төбәкнең кече һәм урта предприятиеләре мәнфәгатьләрен кайгыртучы коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итәчәк. 

Төбәк  эшкуарлары, ярдәм сорап, «КУЭ» Корпорациясе» АҖнә турыдан-туры да, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре аша да мөрәҗәгать итә алалар.

Эре компанияләрнең кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлеген тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасының уңай тәҗрибәсен өйрәнү максатында, «КУЭ» Корпорациясе» АҖ  делегациясе  вәкилләре сәнәгать һәм инновацияле технологияләр тармагындагы кайбер индустриаль паркларда һәм предприятиеләрдә булдылар. Бу -   «КАМАЗ» ГАҖ, «КАИ-Лазер» Сәнәгый лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге, Цифрлы технологияләр үзәге, «Чаллы» индустриаль паркы  («Илебез робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге»  АҖ),  «МАСТЕР» Кама индустриаль паркы, «Алабуга» МИЗ. Алар шул исәптән кече һәм урта тәэминатчыларны «үстереп җиткерү» тематикасына кагылышлы кайбер очрашулар да үткәрделәр.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International