«КИТҖК» КБПнда «Интеллектуаль милеккә хокук белән идарә ит һәм аны коммерцияләштерү» квалификация күтәрү программасы үтте

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе


Түбән Камада «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгында катнашучы интеллектуаль милек өлкәсенә караган предприятие җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификация күтәрү программасы үтте (укулар 2015 елның 17 декабрендә башланды).

Программа Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы»  Ассоциациясе, Россия дәүләт интеллектуаль милек  академиясе һәм Түбән Кама химия-технология институты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Укуларны  Россия дәүләт интеллектуаль милек  академиясе, ЦНТИ һәм КФУның әйдәп баручы галимнәре И.С. Мөхәммәтшин, Е.В. Белова, О.В. Ревинский, В.В. Шведова, О.В. Видякина, М.Г. Иванова, Р.И. Сәлимов, А.Э. Устинов алып барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International