Программа, РФ Үзәк банкы белән берлектә, «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан эшләнгән һәм тормышка ашырыла.
Программаның максаты – төп средстволарны сатып алу, җитештерүне модернизацияләү һәм реконструкцияләү, яңа проектларны эшләтеп җибәрү, һәм шулай ук әйләнештәге капиталны тутыру өчен махсус шартларда кредит акчалары биреп, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү.
Кредит бирүнең төп шартлары:
Кредит размеры – бер банкта 50 млн сумнан ким һәм 1 млрд сумнан артык түгел (бер заемчыга төрле банкларда 4 млрд сумнан да артык түгел).
Процент ставкасы – урта эшкуарлык субъектлары өчен - 10% , кече эшкуарлык субъектлары өчен - 11%.
Финанслау өлеше - инвестицияле проектны займга алган акчалар хисабына финанслау өлеше 80% тан артык түгел (инвестицияле кредитлар күләме 500 млн сумнан артык булмаган очракта).
Программа Корпорациянең вәкаләтле банклары аша гамәлгә ашырыла.
Программа кысаларында КУЭ субъектларына кредит бирү шартлары турында тулырак мәгълүматны Сез acgrf.ru сайтында яисә 223-06-79, 223-06-82, 223-06-83 телефон номерлары аша ала аласыз