Татарстан Республикасы 2016 елда КФҮ аша «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ хезмәтләрен күрсәтәчәк «пилот» төбәк булды

2016 елның 29 гыйнвары, җомга


Татарстан Республикасы 2016 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре аша «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ хезмәтләрен күрсәтәчәк «пилот» төбәк булды. 

«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ  һәм «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) ДБУ арасындагы хезмәттәшлек турында килешү бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ («КУЭ» Корпорациясе»)  генераль директоры Александр Браверман белән очрашуы кысаларында имзаланды.

Документка кул куйдылар – статс- секретарь - «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ генераль директоры урынбасары Наталья Ларионова һәм «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ  директоры Ленара Мозаффарова.

Әлеге килешү Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Браверман арасында  шушы ук очрашу кысаларында Татарстан Республикасы һәм «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ арасында хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында уртак эшчәнлек турында ирешелгән килешүләрнең дәвамы булып тора.

«КУЭ» Корпорациясе» белән хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренең берсе иң эре дәүләт корпорацияләре сатып алуларында Татарстан Республикасы кече һәм урта предприятиеләренең катнашу өлешен киңәйтүгә ярдәм итү булачак. Шулай ук инфраструктураны үстерү, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү, халыкны эшкуарлык нигезләренә өйрәтү, эшкуарларны бүгенге көндә формалаштырыла торган КУЭ субъектларының бердәм реестрына үз мәгълүматларын кертүгә җәлеп итү сораулары буенча хезмәттәшлек итү дә күздә тотыла. 

Шул ук вакытта республика эшкуарлары, ярдәм сорап, «КУЭ» Корпорациясе»нә турыдан-туры да, КФҮ аша да мөрәҗәгать итә алалар.

Беренче этапта КФҮләрдә  Корпорациянең өч хезмәте күрсәтеләчәк:
- дәүләт һәм муниципаль милек исемлегенә кертелгән күчемсез милек хакында «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законның 18нче маддәсе 4нче өлешенә ярашлы рәвештә КУЭка бирелә торган мәгълүматны әзерләү буенча хезмәт күрсәтү;
- Россия Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән  заказчыларның товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларында КУЭның катнашуын оештыру турында мәгълүмат бирү буенча хезмәт күрсәтү;
- КУЭка финанс ярдәме күрсәтүнең формалары һәм шартлары турында мәгълүмат бирү буенча хезмәт күрсәтү.

Эшкуарлар әлеге хезмәт күрсәтүләрне сорап, КФҮләргә агымдагы елның 1 сентябреннән мөрәҗәгать итә алалар. Аңа кадәр «КУЭ» Корпорациясе» махсуслаштырылган мәгълүмат системасы төзергә, һәм шулай ук КФҮ хезмәткәрләрен укытырга тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International