Татарстанда халыкның җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән канәгать калуы дәрәҗәсе билгеләнде

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе


Татарстан Республикасы Президентының «Мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрен һәм мәгълүмати технологияләрне кулланып, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче, акцияләренең контроль пакетлары Татарстан Республикасы милкендә һәм муниципаль милектә булган акционерлык җәмгыятьләре, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эш итүче унитар предприятие һәм учреждение, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарының  җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар үткәрү һәм оештыру тәртибен раслау турында»  2014 елның  29 гыйнварындагы УП-79 номерлы указына ярашлы рвештә, 2016 елның 1 февраленнән 2016 елның  1 мартына кадәр халыктан сораштырулар үткәрелә. 

Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган. Шулай ук халыктан сораштыру турында баннер Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында,муниципаль берәмлекләр порталында, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары рәсми сайтларында урнаштырылган.

Республиканың һәр кешесе  үзенең яшәү урынында, үз шәһәрендә һәм муниципаль районында  югарыда аталган хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәяли ала.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International