Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тиешле закон проектын эшләде, аңа карата гавами тикшерүләр 2016 елның 25 февралендә тәмамланачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, вәкаләтле банклар белән бергә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә проектлы финанслау нигезендә гамәлгә ашырыла торган инвестицияле проектларга ярдәм итү программасын раслау турында» 2014 елның 11 октябрендәге 1044нче Карары белән расланган Проектлы финанслау программасында катнаштыру өчен инвестицияле проектларны сайлап алу алып барыла.
Карарга ярашлы рәвештә, резидентлар Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзү буенча гаризаларны карау комиссиясе тарафыннан конкурс сайлап алуы юлы белән билгеләнә. Комиссия Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы боерыгы нигезендә төзелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елның гыйнвар – декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
Кабул ителгән документ – кече һәм урта предприятиеләрне үстерү чаралары буенча идеяләр һәм тәкъдимнәрне гомумиләштерүнең, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү һәм җайлау өлкәсендәге үзгәрешләргә эшкуарлык җәмәгатьчелегенең таләбен гамәлгә ашыруның бер төре.
«Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат (еллык)» 1-СОНКО номерлы федераль статистик күзәтү формасын бирү турында.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров үзенең 130нче һәм 145нче боерыклары белән, сәнәгать кластерларының һәм индустриаль паркларның Россия Хөкүмәтенең 779нчы һәм 794нче карарлары белән билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау буенча министрлык эшен оештыру тәртибен раслады.
Дәүләт хакимиятенең федераль органнары хезмәтләрен күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай кире элемтәне алу максатында 2013 елдан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтү сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.
2016 елның башыннан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең кайбер филиалларында Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хезмәтләрен күрсәтү оештырыла.
Сертификат алу өчен вәкаләтле сәүдә-сәнәгать палатасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны, документларыгызны караганнан соң, өч эш көне эчендә бирәчәкләр. Гомуми кагыйдә буенча, сертификат сатып алулар тәмамлангач гамәлдән чыга.