2016 елның 8 февралендә 14 сәгать 10 минутта Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-укыту-лаборатория корпусының зур концертлар залында (Казан шәһәре, Универсиада Авылы ур., 35 йорт) Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Татарстан Республикасының 2015 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлары» турындагы киңәйтелгән уртак йомгаклау коллегиясе узачак дип Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә 2016 елның 5 февралендә Казан шәһәр округы генераль планы проекты концепциясенең (алга таба – Проект) төп вариантын сайлауны нигезләү сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды. Проект «Мәскәү шәһәре Генераль планы Фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДУП тарафыннан тәкъдим ителде.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгында контроль-күзәтү чаралары уздырганда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары хокукларын яклауга юнәлдерелгән федераль закон проекты эшләнә.
2016 елның гыйнварыннан Россия Федерациясендә федераль норматив-хокукый актларга карата аларның факттагы йогынтысын бәяләү (ФЙБ) процедурасы кертелә. Әлеге процедура гамәлдәге җайлаштыруларны киредән карарга, бизнес эшенә артык йөкләнешләрне, нигезсез тыюларны һәм чикләүләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышында катнашты. Утырыш «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ бинасында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында 2016 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы каршындагы Ведомствоара эшче төркемнең (алга таба - Ведомствоара эшче төркем) Татарстан Республикасы финанс базарларында намуссыз эшчәнлек алып баручыларны ачыклау, кисәтү һәм чик кую сораулары буенча тәкъдимнәр эшләүгә багышланган утырышы үткәрелде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2015 елда Татарстан Республикасында Cоциаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮ КБО) арасында республика бюджетыннан субсидияләр алу хокукына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне «2015 елда Татарстан Республикасында СЮ КБО арасында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең арадаш һәм йомгаклау хисабы» темасы буенча белем бирү семинарына чакыра.
ТР Президенты Аппаратында алга таба «2014 -2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» Дәүләт программасына кертү өчен, 2017-2020 елларга социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга (СЮ КБО) ярдәм итү подпрограммаларын эшләү буенча Ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева 2016 елның 5 февралендә «Әлмәт агломерациясендә кеше капиталы: формалаштыру, саклап калу, үстерү» стратегик сессиясендә катнашты.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) Фондның җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасында катнашу өчен банкларны өстәмә сайлап алу буенча ачык конкурска документлар җыюны дәвам итүен исегезгә төшерә.