Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә 2016 елның 5 февралендә Казан шәһәр округы генераль планы проекты концепциясенең (алга таба – Проект) төп вариантын сайлауны нигезләү сорауларына багышланган киңәшмә уздырылды. Проект «Мәскәү шәһәре Генераль планы Фәнни-тикшеренү һәм проект институты» ДУП тарафыннан тәкъдим ителде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, Казан шәһәре башкарма комитеты, фәнни һәм белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
2030 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе һәм Казан шәһәр округы генераль планын эшләү кысаларында киңәшмәдә, Проект әзерләү Комиссиясенең икенче утырышында карар кабул итү өчен, Проект концепциясенең 4 варианты («Компактлы Казан», «Үсештәге Казан», «Зур Казан», «Ачык Казан») буенча үткәрелгән анкеталарга анализ ясау нәтиҗәләренә нигезләнеп, Проект концепциясенең берсен сайлауга караган тәкъдимнәр һәм сайлауны дәлилләгән чыгышлар яңгырады.