Кече бизнесны аноним шикаятьләрдән яклаячаклар һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча кисәтәчәкләр

2016 елның 5 феврале, җомга


Россия Икътисадый үсеш министрлыгында контроль-күзәтү чаралары уздырганда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары хокукларын яклауга юнәлдерелгән федераль закон проекты эшләнә.

Проект контроль-күзәтү чаралары уздырганда кисәтү институты ысулларын киңәйтүне күз уңында тота. Әйтик, хокук бозу беренче тапкыр ачыкланганда, күзәтчелек органы инспекторы эшкуарга  кисәтү ясарга һәм ачыкланган хилафлыкны бетерү буенча күрсәтмә бирергә тиеш. Яңалык эшкуарларга карата административ йөкләнешне киметергә һәм күләмнәре, кагыйдә буларак, бизнеска җитди зыян китерә торган штрафларны түләмичә генә, хокук бозуларны юкка чыгарырга  мөмкинлек бирергә тиеш.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International