«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖндә «КИТҖК» КБП» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы узды

2016 елның 5 феврале, җомга


Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышында катнашты. Утырыш «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ бинасында узды.

Коллегия кысаларында  Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге, Кама кластерына кергән кайбер предприятиеләрнең («ТатхимПласт» ҖЧҖ, «Хитон-пласт 2» ҖЧҖ) эшчәнлекләре нәтиҗәләре каралды һәм  «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе белән эшчәнлек кысаларында 2016-2017 елгы план чорына бурычлар билгеләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International