2016 елның гыйнварыннан Россия Федерациясендә федераль норматив-хокукый актларга карата аларның факттагы йогынтысын бәяләү (ФЙБ) процедурасы кертелә. Әлеге процедура гамәлдәге җайлаштыруларны киредән карарга, бизнес эшенә артык йөкләнешләрне, нигезсез тыюларны һәм чикләүләрне юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты 2016 елга ФЙБ үткәрү планын формалаштыра һәм экспертлардан 2016 елның 12 февраленә кадәр үз тәкъдимнәрен юллауларын сорый.