Субсидияләр үз эшчәнлекләрен республика территориясендә алып барган һәм биредә теркәгән, һәм шулай ук шәхси милекләрендә ТЧ булган гариза тапшыручыларга биреләчәк.Транспорт чарасы табигый газга (метанга) 2016 елның 1 мартыннан да иртә күчерелмәгән булырга тиеш.
Агымдагы елның 17-19 феврале көннәрендә Татарстан Республикасында Чиләбе өлкәсе делегациясенең эш сәфәре оештырылды. Делегацияне Чиләбе өлкәсе икътисадый үсеш министры Сергей Смольников җитәкли.
Катлаулы икътисадый вазгыятьне исәпкә алып, «Россия Федерациясе Бюджет кодексының 179 маддәсе 2 пунктының дүртенче абзацының гамәлгә керүен туктатып тору турында» (алга таба – закон проекты) федераль закон проекты белән, 2016 елга дәүләт (муниципаль) программаларын, үз көченә кергәннән соң өч айдан да соңга калмый, бюджет турындагы законга (карарга) туры китерү турындагы норманың көчен туктату өчен хокукый нигезләр булдыру тәкъдим ителә.
Утырыш Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Ситуацион үзәге мәйданчыгында видеоконференция форматында оештырылды. Чарада Россия Федерациясе субъектларының иң югары башкарма хакимияте вәкилләре һәм моношәһәрләр башлыклары катнашты.
Италия илчелеге ике ил арасындагы икътисадый мөнәсәбәтләргә яңа көч өстәү максатыннан Россиянең инвестицияләр кертү өчен иң яхшы төбәкләре рейтингын эшләгән.
«Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хокукый камилләштерү һәм төзелеш өлкәсендә эшкуарлык климатын яхшырту» «юл картасына» сәнәгать төзелеше, җылылык һәм су белән тәэмин итүгә, һәм шулай ук кулланылган суларны чыгаруга технологик кушылу өлкәсендә административ процедураларны оптимальләштерү буенча чаралар кертеләчәк», - дип хәбәр итте 2016 елның 10 февралендә Мәскәүдә үткән төзелеш буенча эшче төркем утырышы йомгаклары буенча Стратегик инициативалар агентлыгының иҗтимагый вәкиле Дмитрий Волков.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бизнесны алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча губернаторлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләрне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертте.
2016 елның 16 февралендә Түбән Кама муниципаль районында Түбән Кама муниципаль район Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советының «Түбән Кама муниципаль районының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында» дип аталган берләштерелгән сессиясе уздырылды.
2016 елның 16 февралендә Тукай муниципаль районында район Советының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2016 елгы бурычларга багышланган утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Атап әйткәндә, Булат Хаҗиәхмәтов Казан шәһәрендә «Коттон Вэй» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ихтыяҗлары өчен йомшак инвентарь китерү буенча хезмәт күрсәтү өчен җитештерү-логистика комплексын оештыруга караган инвестицияле проектын тормышка ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашты.