Красноярск икътисадый форумы-2016 старт алды

2016 елның 19 феврале, җомга


2016 елның 18 февралендә  Красноярск икътисадый форумы-2016 үз эшен башлап җибәрде. Форумның темасы – «Россия: Стратегия 2030». Красноярск икътисадый форумында катнашучылар якындагы 15 елга икътисадның барлык тармаклары буенча илебез үсеше перспективалары турында ачыктан-ачык сөйләшү алып барачаклар. 

Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский пленар утырышта форумның беренче эш көненә нәтиҗәләр ясады. Ул фикер алышу темасы – яңа иҗтимагый килешү төзү – Россиянең киләчәктәге образын һәм аның үсеш стратегиясен формалаштыруның нигезе булып торуына басым ясады.

Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International