2016 елның 17 февралендә Әлмәт шәһәрендә Әлмәт муниципаль район Советының 2015 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2016 елгы бурычларга багышланган утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
Утырыш башланганчы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Татбурнефть» ИК» ҖЧҖндә һәм «Әлмәт торба заводы» ААҖндә булды.