2016 елның 18 февралендә «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО вәкилләре Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVI съездында катнаштылар. Съезд эшендә ТР муниципаль районнарындагы фермер хуҗалыклары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары делегатлары, ТР дәүләт органнары, эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашты.
Съезд йомгаклары буенча агроикътисадый сәясәтне камилләштерү, һәм шулай ук 2016-2017 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасына төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнде.