ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Токиога (Япония) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов Nissan Group компанияләр төркеме вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан делегациясе составында эш визиты белән Токиога  (Япония) килде. Сәфәрнең төп максаты – 2016 елның 29 февраленнән 1 мартына кадәр үтәчәк «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясендә катнашу. 


26
февраль, 2016 ел
җомга

Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.) Татарстан Республикасында инвалидларга һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтүче  СЮ КБО вәкилләрен «Инвалидларның социаль җайлашуы, социаль ятимлекне профилактикалау, тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБОларга инфраструктур (мәгълүмати, консультатив һәм методик) ярдәм күрсәтү программасы» проектында катнашырга чакырабыз.

2016 елның 26 февралендә Мәскәүнең  «Экспоүзәк» Үзәк күргәзмәләр комплексында «Россия компанияләрен чит ил базарларында алга этәрү һәм күрсәтү» темасына «Россиядә эшләнгән» дип аталган түгәрәк өстәл үтте.

«Яңа поектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы эшкуарларны инвестклиматны яхшырту буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген анализлауда катнашырга чакыра.


2016 елның  26 февралендә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында Стратегик планлаштыру буенча Дәүләт комитетын төзү һәм стратегик планлаштыру турында законның үтәлеше сорауларына багышланган утырыш үтте. 

Артём Здунов предприятиедә җитештерү системасы ничек эшләгәне белән шәхсән үзе танышты. Икътисад министры Яр Чаллыдагы фабриканың җиһазлану дәрәҗәсен югары дип бәяләде. «Лизинг-грант» программасы буенча сатып алынган җиһазларның кайда һәм ничек  эшләвен карады, җиһаз җитештерүне алга таба да яңарту буенча теләк-фикерләрне тыңлады.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Investor Awards премиясе белән иң яхшы инвестицияле тәҗрибәне алга этәргән, инвестицияләр өлкәсенә караган казанышлар, капитал базарларында югары эш стандартын күрсәтү үрнәкләре, конкрет компания һәм инвесторларның уңышлары билгеләнеп үтелә. 

2016 елның 15 февралендәге 28-ФЗ номерлы Федераль закон белән  «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 21.3 маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

2016 елның 25 февралендә  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International