Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов эш визиты белән Токиога килде

2016 елның 1 марты, сишәмбе


Татарстан Республикасы икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан делегациясе составында эш визиты белән Токиога  (Япония) килде. Сәфәрнең төп максаты – 2016 елның 29 февраленнән 1 мартына кадәр үтәчәк «Сәүдә-сәнәгать диалогы: Россия – Япония» бизнес-миссиясендә катнашу. 

Татарстан Республикасы делегациясе әлеге бизнес-миссиядә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында катнаша. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International