Артём Здунов «Комфорт идеясе» җиһаз фабрикасы эше белән танышты һәм предприятие коллективы белән очрашты

2016 елның 26 феврале, җомга


Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллыга эш сәфәре вакытында «Комфорт идеясе» җиһаз фабрикасында җитештерүне карады һәм предприятие коллективы белән очрашты.

«Комфорт идеясе» җиһаз фабрикасы «Лизинг-грант» программасы буенча дәүләт ярдәме ала торган күпләгән предприятиеләрнең берсе. Әлеге программа буенча сатып алынган яңа, заманча җиһазлар аркасында «Идея комфорт» бәясе буенча арзан, ә иң мөһиме - сыйфатлы продукция ясый.

Артём Здунов предприятиедә җитештерү системасы ничек эшләгәне белән шәхсән үзе танышты. Икътисад министры Яр Чаллыдагы фабриканың җиһазлану дәрәҗәсен югары дип бәяләде. «Лизинг-грант» программасы буенча сатып алынган җиһазларның кайда һәм ничек  эшләвен карады, җиһаз җитештерүне алга таба да яңарту буенча теләк-фикерләрне тыңлады.

Предприятие буенча  экскурсиядән соң, Артём Здунов җиһаз фабрикасы коллективы белән очрашты һәм хезмәткәрләргә 2015 елда нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәтен белдерде. Икътисад министры илдәге социаль-икътисадый вазгыятьне тикшерүдә катнашты, сорауларга җавап бирде. Сораулар арасында дизайнга өйрәнүгә дәүләт ярдәме күрсәтелү мөмкинлекләре турындагысы да яңгырады, һәм шулай ук министр, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме программалары арттырыла барачак, дип билгеләп үтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International