Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан ш.) Татарстан Республикасында инвалидларга һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтүче СЮ КБО вәкилләрен «Инвалидларның социаль җайлашуы, социаль ятимлекне профилактикалау, тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБОларга инфраструктур (мәгълүмати, консультатив һәм методик) ярдәм күрсәтү программасы» проектында катнашырга чакырабыз. Проектның партнерлары – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы дәүләтнеке булмаган бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге» АКБО.
Проект кысаларында түбәндәгеләр оештырылачак:
- «Инвалидларның социаль җайлашуы, социаль ятимлекне профилактикалау, тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБОларның хокукый хәле», «Инвалидларның социаль җайлашуы, социаль ятимлекне профилактикалау, тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБОларда бухгалтер исәбе һәм хисабы», «Инвалидларны социаль яклауның заманча мөмкинлекләре» һәм башка темаларга бер көнлек семинарлар;
- «Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә инвалидларның хокукларын яклау», «Халыкны социаль-психологик савыктыру – КБО эшчәнлегенең төп юнәлеше» һәм башка темаларга бер көнлек мастер-класслар оештыру;
- инвалидларга һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә ярдәм күрсәтүче СЮ КБО төбәк түгәрәк өстәле (хакимият һәм бизнес вәкилләрен чакырып, ММЧ вәкилләрен җәлеп итеп).
Проектның координаторы - Миңнегалиев Илгиз Илдусович: +7 (843) 231-92-90 (доп. 1321), +7 (917) 282-31-40.
Семинарларда катнашу бушлай.
Тулырак мәгълүмат белән, һәм шулай ук бер көнлек семинарлар һәм мастер-класслар тематикасы һәм үткәрү календаре белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтының «СЮ КБОнан мәгълүмат» бүлегендә танышырга була.