Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә гариза тапшыручыларга акчаларын кайтару тәртибен билгели

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе


2016 елның 15 февралендәге 28-ФЗ номерлы Федераль закон белән  «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 21.3 маддәсенә үзгәрешләр кертелде.

Россия Финанслар министрлыгына  дәүләт заданиесе (заказы) яки муниципаль задание (заказ) урнаштырылган дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр һәм башка оешмалар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр өчен, һәм шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә кирәкле һәм мәҗбүри булган  хезмәтләр өчен физик һәм юридик затлар тарафыннан түләнгән акчаларны кайтаруга (кайтару тәртибе федераль законнар белән билгеләнгәннәреннән тыш) бердәм таләпләр кую  вәкаләте йөкләнелә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International